Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында фәнни-мәгариф кластерын үстерү Советы очрашуы узды

2022 елның 19 феврале, шимбә

17 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Белем бирү оешмаларының (мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары) социаль партнерлыгын үстерү максатларында кластерлы якын килүне гамәлгә ашыру» public talk форматында фәнни-мәгариф кластерын үстерү Советы очрашуы булды.

Очрашу эше өч тематик юнәлешне үз эченә алды.

- «Уртак тәҗрибәләрне проектлауда ресурслы якын килү» 

- «Фәнни-мәгариф кластеры субъектларының өстәмә һөнәри белем бирү программаларын тәэмин итү системасы»

= «Студентларның интеллектуаль-иҗади потенциалын гамәлгә ашыру (уртак конкурслар, олимпиадалар фестивальләре уздыру)»

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгәмова катнашты.

Спикерлар сыйфатында «Зарница» җитештерү берләшмәсе генераль директоры А. Р. Абдульзянов, 93 нче гимназия  директоры И. А. Александровская, педагогика фәннәре кандидаты, Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы директоры Р. К. Саубанова, Яр Чаллы сәнгать көллияте директоры Т. В. Спирчина, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры вазифаларын башкаручы В.Р. Дулат - Алеев, педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Р. Ш. Әхмәдиева, икътисад фәннәре кандидаты, доцент, Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләренең өзлексез белем алу һәм квалификациясен күтәрү үзәге директоры Э. А. Туганова, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры урынбасары С. Ю. Измайлова, педагогика фәннәре кандидаты, Республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Н. Р. Вәлиуллина, Талантлар университеты (Казан шәһәре) башкарма директоры А.Ф. АКмалов, «Созвездие Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге директоры А. Д. Туманов.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда кластерлы якын килүне гамәлгә ашыру гомуми, уртак максатларга ирешү өчен кластерда катнашучыларның көчләрен берләштерүнең мөһим формасы булып тора.

Безнең республика - тотрыклы социаль-икътисадый үсеш стратегияләре уңышлы гамәлгә ашырыла торган конкурентлыкка сәләтле регион, Идел буе округында гына түгел, Россия Федерациясендә дә лидерларның берсе. Республикада социаль-мәдәни өлкәдә кызыклы инициативалар күп, алар һәрвакыт Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның ярдәмен һәм аңлавын таба. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә системалы рәвештә фәнни-тикшеренү, инновация һәм белем бирү эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнү, югары уку йортларын тәмамлаучыларда заманча хезмәт базарында уңышка ирешү өчен кирәкле күнекмәләр  формалаштыру буенча стратегик сессияләр оештырыла.

«Уртак тәҗрибәләрне проектлауда ресурслы якын килү» юнәлеше спикерлары Роза Әхмәдиева, Раушания Саубанова, Артур Абдульзянов, укуның гамәли юнәлешле, беренче курстан һөнәргә тирән чуму булырга тиешлегенә игътибарны юнәлттеләр. Казан дәүләт мәдәният институты базасында төзелгән Инжиниринг үзәге фән, мәгариф, it-белгечләр, бизнес-партнерлар һәм студентларның тыгыз хезмәттәшлеген күрсәтә.

Кластерлы үзара мөнәсәбәтләр ихтыяҗ күбрәк булган һөнәрләр буенча әзерлеккә күчү мәсьәләләрен оператив хәл итәргә, белгечләрне әзерләү сыйфатын һәм аларның конкуренциягә сәләтлелеген күтәрергә мөмкинлек бирә торган һөнәри белемнәрнең дәрәҗәсенә һәм эчтәлегенә карата таләпләрне үзгәртергә ярдәм итә.

«Фәнни-мәгариф кластеры субъектларының өстәмә һөнәри белем бирү программаларын тәэмин итү системасы» юнәлеше кысаларында Республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләре һәм кулланучыларга гамәли хезмәт күрсәтү формасы арасындагы аерманы билгеләп үтте. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләренең өзлексез белем бирү һәм квалификацияләрен күтәрү үзәге директоры Элина Туганова югары уку йортының дәүләт хакимияте органнары белән стратегик партнерлыгы формасы - милли өстенлекләрне исәпкә алып, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләренең һөнәри әзерлек һәм квалификациясен күтәрү программаларына дәүләт заказын формалаштырганда мөһим шарт, дип ассызыклады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева балалар бакчасыннан алып квалификация күтәрү һәм һөнәри яктан яңадан әзерлек дәрәҗәсенә кадәр өзлексез белем бирү системасында культурологик якын килүне тирәнәйтү зарурлыгын йомгаклады. Мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче педагогларның һәм практикларның тыгыз хезмәттәшлеге шартларында мондый дәвамлылык тәэмин ителергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International