Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе

Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе

1952 елның 15 октябрендә туган.

Белеме:

М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты журналистикасы факультетын тәмамлый (1978 ел).

Элемтә өчен мәгълүмат:

567-80-99

Һөнәри эшчәнлек:

1970 елдан 1982 елга кадәр - «Ленинец» республика яшьләр газетасының хәбәрчесе, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире.

1980 елдан 1982 елга кадәр – «Вечерняя Казань» («Кичке Казан») газетасы хәбәрчесе.

1982 елдан 1990 елга кадәр – «Советская Татария» газетасының хәбәрчесе, социаль проблемалар бүлеге мөдире.

1990 елдан 1992 елга кадәр – «Известия Татарстана» газетасының сәясәт бүлеге мөхәррире.

1992 елдан 1995 елга кадәр – ТР Югары Советы рәисенең беренче урынбасары.

1995 елдан 1999 елга кадәр – ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

1999 елдан 2001 елга кадәр – ТР матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникацияләр эшләре министры.

2001-2005 елларда – ТР премьер-министры урынбасары.

2005 елдан 2011 елга кадәр – ТР премьер-министры урынбасары - мәдәният министры.

2011 елдан 2012 елга кадәр – ТР премьер-министры урынбасары.

2012 елның маеннан – «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры.

2020 елның гыйнварыннан – ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

Бүләкләр һәм рәхмәт хатлары:

«Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, ТР мактау грамотасы (2002 ел), «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» (2003 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005 ел), ТР Президентының рәхмәт хаты (2007 ел), Дуслык ордены (2008 ел) белән бүләкләнгән. Мәдәният өлкәсендә РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2009 ел).

Иҗтимагый эшчәнлек:

Берничә иҗтимагый оешманы гамәлгә куючы, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасын җитәкли.

2006 елдан 2012 елга кадәр Зилә Рәхимьяновна ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясен җитәкләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International