Зилә Вәлиева: Иҗтимагый күзәтү үзәге сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясый алырлык хокук бозуларны теркәмәде

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Иҗтимагый күзәтү үзәге Россия Президентын сайлауның өч көнендә тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясый алырлык хәбәрләр теркәмәгән. Бу хакта журналистларга ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде.

«Бу өч көн эчендә сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясый алырлык хәбәрләр теркәлмәде», – дип хәбәр итте Вәлиева.

Элегрәк Иҗтимагый күзәтү үзәгенә чит ил күзәтүчеләре делегациясе килгән иде. Кайбер вәкилләр үзләре алырга теләгән методикалар бар дип уртаклаштылар.

«Ачыклык дәрәҗәсе, гражданнарның иҗтимагый контролен гамәлгә ашыруда катнашуы турында – болар барысы да безгә ерак чит илләрдән килгән экспертларның игътибарын җәлеп итте. Алар мондый практиканың беркайда да булмавын, бары тик безнең сайлау системасы гына гражданлык контроленә бик якын булуын әйттеләр», - дип белдерде Зилә Вәлиева.

Татарстан Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый күзәтү үзәге Казанның IT-паркында 15 мартта, сайлауларның беренче көнендә ачылды. Үзәк сайлау комиссиясендә видео дивар булдырыла, аңа бер үк вакытта 48 участок сайлау комиссиясе трансляцияләнә. Шулай ук биредә Иҗтимагый палатаның ситуация үзәге эшли, анда 30дан артык юрист социаль челтәрләрне мониторинглый, сайлау участогында булган күзәтүчеләр белән онлайн режимда аралаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International