Коммерцияле булмаган секторны үстерү мөмкинлекләрен Татарстанның Иҗтимагый палатасында «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның остазлык мәктәбе» проекты кысаларында карадылар

2023 елның 22 декабре, җомга

2023 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Татарстан Республикасында коммерцияле булмаган секторны үстерү остазлык технологияләрендә: секторара социаль партнерлык тәҗрибәсе» семинары узды.

Гибрид форматта чарада 86 кеше – фәнни берләшмә, бизнес, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар, ТР муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары вәкилләре, шулай ук Иҗтимагый палата әгъзалары катнашты.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева төбәк социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның тотрыклылыгын һәм һөнәри үсешен үстерү юнәлешендә коммерцияле булмаган оешмаларның секторара партнерлыгында остазлык моделен үстерүгә карашларны билгеләде.

Семинарның беренче өлешендә остазлык технологияләрен, коммерцияле булмаган оешмаларның югары белем бирү оешмалары өчен социаль заказчы булу мәсьәләләрен үз эченә алган федераль программалар каралды. «Обучение служением» иҗтимагый проектларны үстерү үзәге җитәкчесе, Казан дәүләт энергетика университеты профессоры, фәнни-техник фәннәр докторы Варвара Кулькова «Обучение служением»: Татарстан Республикасында федераль пилот программасын гамәлгә ашыруның асылы һәм аралык нәтиҗәләре» доклады белән чыгыш ясады, аның кысаларында Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмалар өчен үзара хезмәттәшлек төзү буенча белем бирү программасын тәкъдим итте. Арадагы нәтиҗәләр белән Казан дәүләт медицина университетының яшьләр сәясәте буенча проректоры социолия фәннәре кандидаты,  доцент Артур Заляев; Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең административ эш һәм социаль үсеш буенча проректоры Наталья Гречанникова да уртаклашты.

Семинар кысаларында Татарстан Республикасы студентларының «Обучение служением» кысаларында уку елының беренче семестрында уңышлы тормышка ашырылган проектлары тәкъдим ителде. Әйтик, Казан дәүләт энергетика университеты студентлары Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар социаль хезмәтләрне алга этәрүгә багышланган проектлары турында сөйләделәр, ә Казан дәүләт медицина университеты студентлары «Әниләргә ярдәмгә» проектын тәкъдим иттеләр. Әлеге проектлар командалары дипломнар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Проектларның нәтиҗәләрен тикшерүдә КДЭУның социаль заказчысы «Киләчәк спорты» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры Эльвира Драгайцева да актив катнашты.

Семинарның икенче өлешендә «Ак БАРС» гавами акционерлык җәмгыяте Корпоратив университеты директоры Аида Алимова «ТР Гаиләгә юнәзлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен стратегик идарә» белем бирү программасын тәкъдим итте, ул ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан 2024 елда «АК БАРС» банкының Корпоратив университеты белән партнерлыкта гамәлгә ашырылачак оешмалар. Уку яклау нәтиҗәләре буенча дәүләт үрнәгендәге таныклык бирү белән гыйнвар аеннан планлаштырылган. Моннан тыш, «АК БАРС»  Банк Корпоратив университетының бизнес-тренеры, икътисад фәннәре кандидаты  Әлфия Сафина фасилитация инструментларын кулланып, коммерөияле булмаган оешма лидеры өчен спираль динамикасы мастер-классын үткәрде.

Семинарга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева йомгак ясады, Татарстан Республикасында коммерцияле булмаган секторны тотрыклы үстерү өчен секторара социаль партнерлыкта үсеш технологиясе буларак остазлыкны гамәлгә кертүнең мөһимлеген ассызыклады.

Белешмә өчен: «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешманың остазлык мәктәбе» проекты ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан секторара социаль партнерлык каршында ТР коммерцияле булмаган секторының һөнәри үсеше өчен оештыру-методик шартлар булдыруга ярдәм итү максатларында тормышка ашырыла.

Игътибар: «ТР Гаиләгә юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен стратегик идарә»  программасы буенча укулар узу өчен коммерцияле булмаган оешмадан гаризаларны 2023 елның 27 декабренә кадәр җибәрергә кирәк:

https://forms.yandex.ru/u/65817c6b3e9d0802d1e0706d/

Фотолар түбәндәге сылтама буенча: https://oprt.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/9303319.htmhttps://vk.com/album-28339705_300198087

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International