Татарстанның Иҗтимагый палатасында «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларга спорт – сорау һәм тәкъдим» дигән түгәрәк өстәл узды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе ярдәмендә «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларга спорт – сорау һәм тәкъдим»  темасына түгәрәк өстәл оештырды, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларның гамәлдәге спорт секцияләренә һәм чараларына керү мөмкинлеге проблемалары турында фикер алышу, билгеләнгән аудиториягә булган спорт һәм физкультура инициативалары, аларны матди тәэмин итү чыганаклары турында мәгълүмат бирү механизмнарын эшләү максатыннан оештырылды.

Түгәрәк өстәлдә министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары, республиканың профильле коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләре, шулай ук кызыксынучы гражданнар катнашты.

Түгәрәк өстәл кысаларында катнашучылар сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр тормышында һәвәскәр һәм һөнәри спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар турында, адаптив спорт белән шөгыльләнүне оештыруда актуаль мәсьәләләр, спорт секцияләренең әлеге затларга ачык булуы һәм Республика спорт-адаптив мәктәбе мисалында чаралар турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «2019 - 2025 елларга Татарстан Республикасында физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы хисабы нигезендә, системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлар өлеше халыкның әлеге категориясенең гомуми санының 29% ын тәшкил итә.

Очрашу азагында катнашучылар систематик очрашулар, актуаль мәсьәләләр һәм әлеге тематиканың проблемалары турында фикер алышулар, гражданнарга мәгълүмат бирү максатыннан сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларга җайлаштырылган спорт секцияләре һәм объектлары күрсәтелгән мәгълүмати листовка әзерләү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International