Татарстанда 2022 елда министрлыкларның гавами формалашкан максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый фикер алышулар башлана

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

2023 елның 1 февраленнән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан алты социаль блок министрлыгы белән берлектә 2022 елда гавами формалаштырылган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый фикер алышуларга старт игълан ителә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан Татарстан Республикасында «Дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм иҗтимагый контроль» проекты гамәлгә ашырыла. Спорт, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, яшьләр эшләре, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ел саен 5-7 гавами максатны формалаштыра.

Быел нәтиҗәләр турында фикер алышуга барлык кызыксынган гражданнар чакырыла: 1 февральдән проект, Иҗтимагый палата һәм министрлыклар сайтында хисап проектлары урнаштырылачак, 12 февральгә кадәр электрон почта яки язма рәвештә түбәндәге форма буенча гражданнарның кисәтүләре һәм тәкъдимнәре кабул ителәчәк (https://oprt.tatarstan.ru/forma-podachi-zamechaniy-i-predlozheniy.htm),15 февральдән башлап 22 февральгә кадәр дәвам итәчәк көндезге фикер алышулар башлана.

Көндезге җыелышта катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Теркәлү вакытында катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булса), почта һәм электрон адресы, телефон номеры күрсәтелә. Теркәлү җыелыш башланганчы бер көн алдан тәмамлана.

Түбәндә һәр министрлык буенча тулырак мәгълүмат урнаштырылган:

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы:

Гавами формалашкан максатлар һәм бурычларның үтәлеше турында хисап проекты түбәндәге сайтларда урнаштырылган:

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы  https://minsport.tatarstan.ru/ сайтының «Эшчәнлек»/ «Максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыру» бүлегендә;

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы  https://oprt.tatarstan.ru/ «Эшчәнлек» бүлегендә/ «Башкарма органнарның максатларын һәм бурычларын гавами булдыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле» бүлегендә;

шулай ук «Дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын ачыктан-ачык формалаштыру һәм җәмәгать контроле» сайтында аларның https://publictasks.tatarstan.ru Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы бүлегендә башкарыла.

Тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне түбәндәгечә җибәрелергә мөмкин:

- Татарстан Республикасы спорт министрлыгы адресына язма формада 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 йорт (шимбә һәм якшәмбедән тыш, эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 гә кадәр);

- электрон почтага y.semenova@tatar.ru.

Иҗтимагый фикер алышуда катнашучылар җыелышы 2023 елның 15 февралендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт (каб. 137).

Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларны теркәү оештыручылар тарафыннан электрон формада түбәндәге сылтама буенча уздырыла https://forms.yandex.ru/u/63d3b38b90fa7b65b9d48395.

 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы

Гавами формалашкан максатлар һәм бурычларның үтәлеше турында хисап проекты түбәндәге сайтларда урнаштырылган:

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы  https://minzdrav.tatarstan.ru/  сайтының «Эшчәнлек» /«Максатларны һәм бурычларны ачыктан-ачык формалаштыру» бүлегендә;

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы https://oprt.tatarstan.ru/ сайтының «Эшчәнлек»/ «Башкарма органнарның максатларын һәм бурычларын гавами булдыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» бүлегендә;

шулай ук «Дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» сайтында https://publictasks.tatarstan.ru/ Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлегендә.

Тәкъдимнәр һәм искәрмәләр түбәндәгечә җибәрелергә мөмкин:

- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы адресына язма рәвештә: 420012, Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 11/40, 219 кабинет (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр);

- Darya.Zubova@tatar.ru. электрон почтасына.

Иҗтимагый фикер алышуда катнашучылар җыелышы 2023 елның 17 февралендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт (137 кабинет).

Иҗтимагый фикер алышулары җыелышында катнашучыларны теркәү электрон формада https://forms.yandex.ru/u/63d0e10e02848f5358e3fa63/ сылтамасы буенча үткәрелә.

 

 

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

Гавами формалашкан максатлар һәм бурычларның үтәлеше турында хисап проекты түбәндәге сайтларда урнаштырылган:

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы  https://minmol.tatarstan.ru/ «Эшчәнлек» / «Максатларны һәм бурычларны ачыктан-ачык формалаштыру» бүлегендә;

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы https://oprt.tatarstan.ru/  «Эшчәнлек»/ «Башкарма органнарның максатларын һәм бурычларын гавами булдыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» бүлегендә;

шулай ук «Дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» сайтында https://publictasks.tatarstan.ru/ Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы бүлегендә.

Тәкъдимнәр һәм искәрмәләр түбәндәгеләргә җибәрелергә мөмкин:

- язма рәвештә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы адресына: 420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, 310 каб. адресына (эш көннәрендә шимбә һәм якшәмбедән кала 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр),

- Hayrutdinova.Aliya@tatar.ru электрон почтасына.

Иҗтимагый фикер алышуда катнашучылар җыелышы 2023 елның 21 февралендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт (137 кабинет)адресы буенча узачак.

Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларны теркәү оештыручылар тарафыннан электрон формада түбәндәге сылтама буенча уздырыла https://forms.yandex.ru/u/63d3b4ae5056906a6855fc75/.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Гавами формалашкан максатлар һәм бурычларның үтәлеше турында хисап проекты түбәндәге сайтларда урнаштырылган:

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы  https://mincult.tatarstan.ru/ «Эшчәнлек»/ «Максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыру» бүлегендә;

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы https://oprt.tatarstan.ru/ «Эшчәнлек» / «Башкарма органнарның максатларын һәм бурычларын гавами булдыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» бүлегендә;

шулай ук «Дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» сайтында https://publictasks.tatarstan.ru/  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бүлегендә.

Тәкъдимнәр һәм искәрмәләр түбәндәгечә җибәрелергә мөмкин:

- язма рәвештә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы адресына: 420060, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 113 кабинет (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шимбә һәм якшәмбедән кала),

- Guzel.Kuteeva@tatar.ru электрон почтасына.

Иҗтимагый фикер алышуда катнашучылар җыелышы 2023 елның 20 февралендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт (137 кабинет).

Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларны теркәү оештыручылар тарафыннан электрон формада түбәндәге сылтама буенча уздырыла: https://forms.yandex.ru/u/63d3b552d0468866293822a2/

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Гавами формалашкан максатлар һәм бурычларның үтәлеше турында хисап проекты түбәндәге сайтларда урнаштырылган:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы https://mon.tatarstan.ru/ сайтында «Министрлык» / «2022 елга гавами максатлар һәм бурычлар» бүлегендә;

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы https://oprt.tatarstan.ru/  сайтында «Эшчәнлек» / «Башкарма органнарның максатларын һәм бурычларын гавами булдыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» бүлегендә;

шулай ук «Дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» сайтында https://publictasks.tatarstan.ru/  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы бүлегендә.

Тәкъдимнәр һәм искәрмәләр түбәндәгечә җибәрелергә мөмкин:

- язмача рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына: 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 9, 112 кабинет.

- Sungatullina.Lyaysan@tatar.ru электрон почтасына.

Иҗтимагый фикер алышуда катнашучылар җыелышы 2023 елның 21 февралендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт (137 кабинет).

Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларны теркәү оештыручылар тарафыннан электрон формада түбәндәге сылтама буенча уздырыла: https://forms.yandex.ru/u/63d3b5f6f47e7363a010d4fc/.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы

Гавами формалашкан максатлар һәм бурычларның үтәлеше турында хисап проекты түбәндәге сайтларда урнаштырылган:

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы https://mtsz.tatarstan.ru/ сайтында  «Эшчәнлек»/ «Максатларны һәм бурычларны ачыктан-ачык формалаштыру» бүлегендә;

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы https://oprt.tatarstan.ru/ сайтында «Эшчәнлек» / «Башкарма органнарның максатларын һәм бурычларын гавами булдыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» бүлегендә;

шулай ук «Дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аның үтәлешенә иҗтимагый контроль» https://publictasks.tatarstan.ru/ сайтында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бүлегендә.

Тәкъдимнәр һәм искәрмәләр түбәндәгеләргә җибәрелергә мөмкин:

- язма рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы адресына: 420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт (иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге өчен, 308 номерлы кабинет, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр),

- Nizamutdinova.Liliya@tatar.ru электрон почтасына.

Иҗтимагый фикер алышуда катнашучылар җыелышы 2023 елның 22 февралендә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт адресы буенча узачак.

Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларны теркәү оештыручылар тарафыннан электрон формада түбәндәге сылтама буенча уздырыла: https://forms.yandex.ru/u/63d3b6c3c769f16410ba338c/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International