«Онкопациентка нәрсә белергә кирәк? Экспертлар җаваплары» темасына түгәрәк өстәл узды

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

16 декабрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «МЫ-ВМЕСТЕ-БЕЗ БЕРГӘ» онкопациентларга ярдәм итүнең төбәкара автоном коммерцияле булмаган оешмасы «Онкопациентка нәрсә белергә кирәк? Экспертларның җаваплары» темасына түгәрәк өстәл үткәрде.

Түгәрәк өстәл тренингның инновацион форматында узды. Катнашучылар онкопациентлар ихтыяҗларының дүрт юнәлеше буенча кече төркемнәрдә эшләде:

дарулар белән тәэмин итү;

  • дәвалау процессы һәм маршрутизация;
  • инвалидлык һәм медик-социаль экспертиза;
  • башка социаль мәсьәләләр.

Әлеге кискен мәсьәләләрне һәм аларны хәл итү юлларын өйрәнү өчен Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән: Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән һ. б. онкопациентлар җыелды.

Интерактив формат әлеге чарада катнашучы 50дән артык кешене, шул исәптән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы, Татарстан Республикасы буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы экспертларын да актив рәвештә эшкә кертергә мөмкинлек бирде.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча катнашучылар онкопациентларның проблемаларын һәм ихтыяҗларын системалаштырдылар, экспертларга сорауларны төркемләделәр һәм аларга җентекле җаваплар алдылар. Эшләнә торган өлкәләрдә процессларны оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр эшләнде.

Хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар арасында мондый форматта оештырылган диалог ачык, ышанычлы мохит тудыра, халыкның социаль зәгыйфь катламнары ихтыяҗларын ачык итә, кискен мәсьәләләрне тиз хәл итүгә алшартлар формалаштыра, әлеге диалогта катнашучыларны конструктив, уртак гамәлләргә юнәлтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International