«Без бергә!» тәрбиягә бала алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы «Минем һөнәрем – ата-ана булу» проектын гамәлгә ашыруга кереште

2022 елның 9 августы, сишәмбе

«Без бергә!» тәрбиягә бала алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы #президентгрантларыфонды ярдәмендә «Минем һөнәрем – ата-ана булу» проектын гамәлгә ашыруга кереште.

«Школа профессионального родительства» («Профессиональ ата-ана мәктәбе») «Без бергә!» төбәк иҗтимагый оешмасында үз эшчәнлеген 2016 елдан башлап уңышлы гамәлгә ашыра. Мәктәпнең миссиясе-ятим баланы тәрбияләү процессында гаиләләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтү. Мәктәп программасын үткәннән соң тәрбиягә бала алган ата-аналар (тәрбиягә бала алган ата-аналар, опекуннар, попечительләр, уллыкка алучылар) балалар өчен куркынычсыз, уңайлы тернәкләнү мохите тудыралар. Әмма тәрбиягә бала алган гаиләләр яңа сораулар белән очраша. Һәм яңа шартларны исәпкә алып, өстәмә укыту кирәклеге туа.

«Минем һөнәрем-ата-ана булу» – ул ата-ана вазифаларын кабул итеп алган кешеләрнең һөнәри компетенциясен күтәрү, «Профессиональ ата-ана мәктәбе»нә өстәмә программалар. Программа #фондпрезидентскихгрантов #приемныесемьирт #роомывместерт ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International