Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Иҗтимагый палатада «Без – сугыш балалары» дип исемләнгән очрашу узды

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында яшьләр патриотик оешмалары активистлары сугыш балалары белән очрашты. Алар яшьләргә балачакларының ничек узуы, аларга нинди авырлыклар кичерергә туры килүе турында сөйләделәр, шулай ук яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Очрашуда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе әгъзасы – Смирнова Любовь Евгеньевна; Казан шәһәре Вахитов районы иҗтимагый ветераннар оешмасы әгъзасы – Кулагина Светлана Кирилловна; Казан шәһәре муниципаль берәмлеге «Волжанка» халык хоры хормейстеры – Крупина Эльвира Николаевна; Татарстан Республикасы Җиңү волонтеры – Шакирҗанова Савия Гаделша кызы; Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) шәһәр Советы активисты – Гыймадетдинова Римма Усман кызы катнашты. Алар авыр сугыш еллары турында хатирәләре белән уртаклаштылар.

«Хатын-кызларның фронтка җибәрү өчен кисетлар тегүен хәтерлим. Без, балалар, анда солдатлар өчен язмалар сала идек. Төрле чәчәкләр ясый идек. Өйләрдә почта өләшүчеләрдән ничек курыкканнарын оныта алмыйм. Алар ата-бабалар һәм ирләрнең һәлак булуы турында хатлар алып килгәннәр. Мондый йортларда елыйлар иде. Ул вакытта кешеләр бик тату булды, килеп, юата  иделәр», — дип хатирәләре белән уртаклашты сугыш баласы Светлана Кулагина.

Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле, әмма аларның барысына да уртак фаҗига, әйләнеп кайтмаслык балачакның гүзәллеген югалту берләштерә. Аларның балачагы 1941 елның 22 июнендә өзелә. Сугыш елларында һәр бала үзенчә батырлыгын күрсәтте-ачлыктан курыкса да, балалар укуларын дәвам иттеләр, фронтка посылкалар җибәрделәр, авыр хезмәт белән җиңүне якынайттылар.

«Минемчә, яшьләр белән мондый очрашуларны күбрәк оештырырга, патриотик дәресләр үткәрергә кирәк. Бу үсеп килүче буын белән эшләүнең кызыклы форматы. Әлеге вакыйгалар турында мәктәпләрдә укытучылар гына түгел, ә ул чорның шаһитлары да сөйләве - бәһасез. Минемчә, бүгенге очрашуыбыз эзсез узмас. Яшьләрне һәм балаларны тәрбияләү белән ата-аналар һәм укытучылар гына түгел, актив җәмәгатьчелек тә шөгыльләнсен иде. Бу үткәндәге истәлекләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров.

Ул ассызыклаганча, мондый очрашулар безнең заманда аеруча мөһим, кешеләр төрле чыганаклардан мәгълүмат туплаучы мохиттә яши. Нәкъ менә шәхси диалоглар хәзер тыныч күк булсын өчен көрәшкән батырлар турындагы истәлекне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Очрашуда шулай ук Татарстан Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе әгъзалары Рафаэль Шакирҗанов, Екатерина Согрина, Юлия Кареева, Борис Леушин, Радий Закиров, «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте һәм ТР балалар оешмалары советы активистлары, гомуми белем бирү һәм кадет мәктәпләре укучылары катнашты.

«Тиздән фашистлар Германиясе Советлар Союзына төшкәч, Хәтер һәм кайгы көне булачак. Хәзер дәүләтебезгә каршы мәгълүмати сугыш көчәйде. Мондый очрашулар яшьләр үз ата-бабаларын хәтерләтсен, Ватанны сакласын өчен кирәк. Алар ярдәмендә без бүген тыныч һәм тату яшибез », - диде ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе Рафаэль Шакирҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International