Татарстан каратистлары Годзю-рю буенча Бөтенроссия турнирыннан медальләр белән кайттылар

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

2022 елның 16 гыйнварында Мәскәүдә Годзю-рю Бөтенроссия Федерация бүләгенә «ката» Годзю-рю Каратэ-до  буенча турнир булып узды.

11 кешедән торган Татарстан Республикасы җыелма командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Турнирда Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Казаннан 5 иң көчле клуб катнашты.

15-17 яшьлекләр категориясендә Алексеев Никита беренче булды, икенче - Куфелкин Матвей, өченче урынны Куляев Самат алды. Өлкәннәр арасында 40-45 яшь категориясендә көмеш медаль иясе Рябцов Руслан булды. 46-50 яшь категориясендә Татарстан Республикасының Годзю-рю каратэ-до Федерациясе президенты Рафаэль Сәмигуллин җиңүче булды, пьедесталның икенче урынына Фафанов Олег күтәрелде.

Россия сугышчан сәнгатьләр берлеге филиалы җитәкчелеге һәм ТР Спорт министрлыгы Иҗтимагый советы әгъзалары Татарстан Республикасы спортчыларының чыгышын югары бәяләделәр. «Афәрин, анда бару беләнТатарстан чемпионатын оештырдык! Күп урыннар яуладык! Бу - безнең спортчыларны әзерләүче хөрмәтле Сенсэй Рафаэль Сәмигуллинның зур казанышы», - дип билгеләп үтте Россия сугышчан сәнгать берлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International