Татарстан Республикасы һәм Волгоград өлкәсе ИКК рәисләре очрашуы

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген җылы һәм дустанә шартларда Татарстан Республикасы ИКК рәисе Азат Гайнетдинов һәм Волгоград өлкәсе ИКК рәисе Вадим Чередникның эшлекле очрашуы узды. Әңгәмә барышында коллегалар уңай эш тәҗрибәсе һәм проблемалы мәсьәләләр белән уртаклаштылар. Гаепләнүчеләрне ресоциализацияләү буенча иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтү, авыр тормыш хәлләренә юлыккан гражданнарга ярдәм итү өчен социаль проектлар буенча фикер алыштылар. Мондый очрашулар уңай гына характер йөртә һәм иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә этәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International