Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясенең партнеры булды 

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында Зур этнографик диктант узды. Анда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары: Рафил Ногманов, Рафаэль Шакирҗанов, Асия Тимирясова, Андрей Большаков, Изольда Жуйкова, Ирина Александровская, Артем Кузнецов, Илья Сурков; ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Храмова Е.В., "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе вәкилләре, Казан Идел буе федераль университеты студентлары катнашты.

Диктант халыкның этнографик грамоталылыгы дәрәҗәсен, Россия Федерациясендә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләү максатыннан үткәрелә. Акциянең максаты - Акциянең максаты - милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Барлык биремнәр дә бердәм критерийлар буенча тикшерелә һәм бәяләнә.

Барлык теләүчеләрнең дә 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр  http://miretno.ru сайтында зур этнографик диктант язу мөмкинлеге бар  3-7 ноябрьдә. Тест нәтиҗәләре буенча йөз баллы система буенча бәя алырга һәм кешенең Татарстан халыкларының гына түгел, бөтен Россия халыкларының этнографиясендә ни дәрәҗәдә эрудияләнгән булуын бәяләргә мөмкин булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International