Татарстанның Иҗтимагый палатасында «Яңа журналистика: фактмы әллә уйлап табумы?" дигән темага түгәрәк өстәл узды

2021 елның 30 июле, җомга

2021 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Яңа журналистика: фактмы әллә уйлап табумы?» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Чарада Россия Журналистлар берлеге рәисе Соловьев Владимир Геннадиевич, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәгълүмати җәмгыятьне, ММЧ һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисе, генераль директор урынбасары, ВГТРК төбәк департаменты җитәкчесе, телерадиотапшырулар әзерләүчеләрнең Милли ассоциациясе идарәсе әгъзасы Сабитов Рифат Габделваһап улы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәгълүмати җәмгыятьне, ММЧ һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, «Санкт-Петербург» телеканалының генераль директоры Малькевич Александр Александрович, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улы, ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Әминов Илшат Юныс улы, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында журналистлар этикасы кодексын булдыру, журналистларның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеген билгели торган норматив актларга үзгәрешләр кертү, «фейклар» турындагы законга үзгәрешләр кертү, журналистлар һәм халык арасында мәгълүмат белән эш итү культурасын үстерү, заманча журналистикада уңай мисаллар куллану, журналистларның белем сыйфаты, массакүләм мәгълүмат чараларында тискәре контент тарату кебек актуаль темалар күтәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International