Баулы муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе Татьяна Мурзакаева шәһәр активистлары һәм җәмәгатьчеләре белән районда көмеш волонтерлык мәсьәләсе буенча эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу барышында көмеш волонтерлыкны үстерү буенча Координацион-үзәк булдыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Нәкъ менә бу үзәктә төрле чаралар, акцияләр, мастер-класслар үткәрү буенча уртак планнар төзеләчәк, өлкән яшьтәге кешеләрне укыту мәсьәләләре һәм авырлыклары каралачак.
Шәһәр һәм районны яхшырту - җиңел! 55 яшьтән өлкәнрәк баулылар көмеш волонтерлыкка кушылыгыз!